Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыда яшәүчеләр өчен «Притяжение» торак комплексында төзелгән яңа торак йортларны тикшерә.
«Мәскәү-Уфа» М7 федераль автомагистрале һәм Чаллы елгасы, шәһәрнең Төньяк-Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнбатыш торак районнары белән чикләнгән территориядә төзелешнең 9 нчы һәм 11 нче этаплары объектлары проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәве буенча тикшерелә.
Ике йортның да катлары – 15. Биналарны төзегәндә кулланылган таяныч һәм киртә конструкцияләре материаллары – күзәнәкле бетон блоклар белән тутырылган, җылытылган һәм вентиляцияләнә торган фасадлы монолит каркас. Фундамент тибы – субайлы нигез буенча монолит плитә. Түбә тибы – яссы.
Булачак яшәүчеләр өчен төзелешнең 9 нчы этабы йортында гомуми мәйданы 10084,40 кв. метр булган 208 фатир төзелгән, төзелешнең 11 нче этабы йортында гомуми мәйданы 5598,70 кв. метр булган 96 фатир бар.
Якын көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары 444 фатирлы торак йорт төзелешенең 10 нчы этабын тикшерүгә чыгачак.
Объектларны төзүче – «ТАЛАН-РЕГИОН-42» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СтройТраст» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПМ «Новация» ҖЧҖ.
Фотода: Чаллы шәһәрендә «Притяжение» торак комплексында төзелешнең 9 нчы этабы торак йорты.