ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллының 35 нче микрорайонында урнашкан, янкормалы җәмәгать биналары, тышкы инженерлык челтәрләре булган 1 нче һәм 2 нче яңа торак йортларның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Биналарны төзегәндә кулланылган терәк һәм киртә конструкция материаллары –күзәнәкле бетоннан блоклар тутырылган, тышкы яктан җылытылган һәм штукатуркалы җыелма-монолит каркас. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы.
Ике йортның да катлары – 19. Яңа төзелешләрнең һәркайсында фатирлар саны – гомуми мәйданы 9446,80 кв. м һәм 8982,30 кв. м булган 198 шәр.
Йөк елга порты («Кама» ТК) районында төзелгән объектларны төзүче – «Арслан» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Техстрой-Т» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Градстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы – «ЭГП» ПИ ҖЧҖ.