ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Красный Ключ бистәсендәге торак төзелеше. Республиканың Түбән Кама муниципаль районында урнашкан № 7-14 йортлар, 1 нче этап (13 нче, 14 нче торак йортлар)» объектын төзүче оешмага объектның проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен бирде.
Һәр бинаның гомуми мәйданы – 1762,30 кв. метр. Һәр йортта фатирлар саны – гомуми мәйданы 1228,90 кв. метр булган 20.
№ 13 һәм № 14 торак йортларны төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ.
Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.