Татарстан Республикасы ДТК инспекциясендә Җиңү көненә багышланган балалар рәсеме конкурсы узды

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Апрель аенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз хезмәткәрләре арасында Җиңү көненең 80 еллыгына багышланган балалар рәсеме конкурсы турында игълан итте.

ТР ДТК инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенә бер ай дәвамында яшь рәссамнардан иҗат җимешләре килеп торды.

Аппарат, Махсус күзәтчелек, Кама аръягы, Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш территориаль органнары хезмәткәрләренең балалары үз эшләрен тәкъдим итте.

Бөек бәйрәм алдыннан ТР ДТК инспекциясенең төп офисы фойесында төсле карандашлар, буяулар, фломастерлар белән ясалган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.

Конкурска үз эшләрен җибәрделәр:

- Эльвина Мөбарәкшина, 5 яшь (әнисе Эльвира Әнәс кызы Әхмәтҗанова);

- Сәидә Фәттахова, 6 яшь (әнисе Әдилә Әдип кызы Фәттахова);

- Марат Хәйруллин, 7 яшь (әтисе Радик Рафас улы Хәйруллин);

- Кира Гребнева, 8 яшь (апасы Диана Николаевна Габделбәрова);

- Муса Вәлиев, 8 яшь (апасы Диана Николаевна Габделбәрова);

- Ләйсән Булатова, 9 яшь (әнисе Лилия Таһир кызы Булатова);

- Руфинә Фәткуллова, 10 яшь (әнисе Эльвира Азат кызы Фәткуллова);

- Данис Габдрахманов, 12 яшь (әнисе Татьяна Витальевна Климович);

- Анастасия Конон, 6 яшь (әнисе Светлана Сергеевна Конон);

- Тимур Мингалин, 8 яшь (әтисе Айрат Ринат улы Мингалин);

- Риана Мингалина, 13 яшь (әтисе Айрат Ринат улы Мингалин);

- Алисә Кәлимуллина, 10 яшь (әтисе Тимур Равил улы Кәлимуллин);

- Арслан Мостафин, 8 яшь (әтисе Илнур Гарифҗан улы Мостафин);

- Варвара Павлова, 5 яшь (әтисе Евгений Сергеевич Павлов);

- Кәрим Мингалиев, 10 яшь (әнисе Алсу Зөфәр кызы Ганиева);

- Данияр Хәсәнов, 15 яшь (әтисе Фәнил Хәмит улы Хәсәнов);

- Әмирхан Шәрипов, 4 яшь (әнисе Алия Хәбиб кызы Шәрипова);

- Эмилия Шәрипова, 10 яшь (әнисе Алия Хәбиб кызы Шәрипова).

Балалар! Сезнең барыгызга да афәрин! Ихлас иҗатыгыз һәм 9 майда билгеләп үтелә торган бәйрәмебезгә сакчыл каравыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Һәркемгә укуда һәм үз хыялын тормышка ашыруда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International