31 майда керемнәр һәм милек турында төгәлләштерелгән мәгълүмат бирү вакыты тәмамлана

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 31 маенда 2024 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында тәгаенләштерелгән мәгълүматларны тапшыру срогы бетә.

Дәүләт хезмәткәре үзе тапшырган белешмәләрдә кайсы да булса мәгълүматның чагылдырылмавы яки тулысынча бирелмәгән булуы яки хаталар булуы турында ачыкласа, ул билгеләнгән срок узганнан соң бер ай эчендә тәгаенләштерелгән белешмәләр тапшырырга хокуклы.

(Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-702 номерлы указы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданнарның керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында нигезләмәнең 9 пунктының икенче абзацы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International