Нурлат районында балалар өчен «Заречный» савыктыру лагере төзелде

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

2025 елның 29 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Заречный» балаларны савыктыру лагере» МБУ объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

120 урынлы яңа лагерь Яңа Әмзә авылында, Мәктәп ур., 2 йортта урнашкан. Аны төзү 2024 елның мартында башланган.

Проект нигезендә объект территориясендә һәркайсы 30 урынга исәпләнгән дүрт йокы корпусы, шулай ук персонал йорты, клуб, медицина блогы, ашханә, склад, КПП һәм башка ярдәмче бүлмәләр төзелгән.

Техник заказчы: «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль проектчы: «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы: «Стройсервис» ҖЧҖ.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International