2025 елда Татарстанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстанда ТР Министрлар Кабинетының 10.03.2025 ел, № 488-р боерыгы нигезендә 2025 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узачак.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне эш урынында аварияләрне һәм имгәнүләрне булдырмау буенча мөһим корал булып тора.

Төзелеш – икътисадның иң имгәнү куркынычы булган тармакларының берсе. Шуңа күрә төзелеш мәйданчыкларында хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча актуаль.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Россия Федерациясе Хезмәт кодексында формалаштырылган һәм беркетелгән хезмәтне саклауның барлык төп максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга төгәл таянып эш итә.

Алар эш урыннарында хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларның хезмәт эшчәнлеге һәм ял итү куркынычсызлыгы гарантияләреннән гыйбарәт.

Бәйрәм тарихы

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен – 28 апрельдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче шундый чара 1989 елда АКШ һәм Канада профсоюзлары һәм хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Шулай итеп, алар эш урынында һәлак булган хезмәттәшләрен искә алганнар. Проблема күп илләр өчен актуаль булып чыга. Ун елдан соң шундый акцияләр бөтен дөнья буйлап, йөздән артык илдә уза. 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) бу көнне рәсми рәвештә билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Бүген аны 175 ил, шул исәптән Россиядә дә, билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International