Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Г.А. Альбрехт исемендәге медик-социаль экспертиза һәм реабилитацияләү федераль фәнни-мәгариф үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру буенча федераль ресурс (мәгълүмати-методик) үзәге Telegram мессенджерында уңайлы мохитне тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультатив хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыру һәм алу өчен «Доступная среДа 24/7» чат-ботын әзерләгән.
Чат-боттан файдаланучыларның максатчан аудиториясе – дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, төрле ведомство һәм территориаль карамактагы оешмалар, шулай ук инвалидлар өчен объектлардан файдалану һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп ителгән дәүләтнеке булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре.
► Чат-ботның эш тәртибе:
- алдан чат-ботка керү өчен Telegram мессенджеры кушымтасын урнаштырырга һәм мобиль телефон номеры буенча авторизацияләнергә кирәк;
- белгечләр тарафыннан консультация бирү сорауларга җавапларны автоном рәвештә дистанцион форматта алу юлы белән тәүлек буе башкарыла;
- чат-боттан файдаланучы «СТАРТ»ка баса һәм тәкъдим ителгәннәрдән уңайлы мохит өлкәсендә кызыксынган тематиканы сайлый (архитектур яктан уңайлы булу, мәгълүмати яктан уңайлы булу, компетенцияләрне үстерү һ.б.), темалар буенча актуаль сорауларны һәм аларга җавапларны карый.
Чат-ботта урнаштырыла торган мәгълүмат закон үзгәрешләрен исәпкә алып тулыландырылачак һәм актуальләштереләчәк.
♦ Чат-бот белән эшләү өчен сылтама буенча: https://t.me/dsfrc_bot яки QR-код аша күчәргә кирәк.
♦ Чат-бот турында өстәмә мәгълүмат Федераль үзәк сайтының «Консультацияләр» бүлегендә сылтама буенча урнаштырылган: https://www.frcds.ru/chat-bot/.