Татарстанда быел биш мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзергә планлаштыралар. Мәгариф объектлары төзелешенә 2,1 млрд сум бүлеп биреләчәк. Казанда, Чаллыда, Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Буада яңа учреждениеләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.
2024 елдан башлап Кукмарада башлангыч сыйныфлар өчен бина төзелә. Төзелешкә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында якынча 1,4 млрд сум юнәлдереләчәк.
Моннан тыш, быел республикада дүрт балалар бакчасы төзеләчәк һәм Апаста мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешен дәвам итәчәкләр. Объектлар «Гаилә» илкүләм проектына һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Төзелешкә 741,5 млн сум бүлеп биреләчәк.
Сәламәтлек саклау тармагы өчен 53 объект төзергә ниятлиләр, бу максатларга 2,9 млрд сум юнәлдереләчәк, шул исәптән Татарстан башкаласында ике поликлиника, Казанда һәм Әлмәттә ике гомуми практика табибы үзәге һәм 47 фельдшер-акушерлык пункты булдырылачак. Финанслауны дәүләт һәм республика программалары, шулай ук «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында тәэмин итәчәкләр.
Сигез балаларны савыктыру лагере һәм өч яшьләр үзәге төзелешенә 900 млн сум акча тотылачак. Тагын 2,4 млрд сум 23 спорт объекты төзелешенә юнәлдереләчәк, 275 млн сум – дүрт мәдәният өлкәсе объекты төзелешенә. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Зеленодольск районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеп бетәчәк.
Шулай ук агымдагы елда Татарстанда быел 61 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Бу максатларга гомумән алганда 1,9 млрд сум бүлеп бирелә.