ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Майский» ТК 2-җылылык электр станциясенә ярашлылык бәяләмәсе бирде

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында Гагарин урамы, 15нче йортта урнашкан 2нче җылылык электр станциясенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Күптән түгел узган йомгаклау тикшерүе кысаларында төзелешнең быел җәй башланган икенче этабы тикшерелде.

Чара барышында 5000 кубометр күләмдәге кайнар су запасының ике резервуары, идән асты стенасы, мәйданчыкның өске катламы тикшерелде. 

Объектның техник заказчысы, төзүчесе һәм генераль подрядчысы – И.Г. Ганиев исемендәге «Майский» җылылык комбинаты» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Макс Моторс» ҖЧҖ.

Җылылык электр станциясе заказ бирүченең үз ихтыяҗлары өчен файдаланыла. Аның билгеләнгән куәте 20,1 МВт тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International