ТР ДТК инспекциясе Әлмәттә «Алсу» мкр. урнашкан, Төзүчеләр проспекты, 70А йорт адресы буенча «Торак булмаган билгеләнешле бүлмәләре булган күп катлы торак йорт» объектына карата урынга чыгып, йомгаклау тикшерүен башлап җибәрде.
Тикшерү предметы – эшләр башкаруның һәм төзелеш процессында кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документациясе таләпләренә туры килүе.
18 катлы эре панельле йорт төзелеше 2022 елның августында башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 13396,90 кв. метр. Йортта 7870,90 кв. метр мәйданлы 174 фатир урнашкан.
Хәзерге вакытта эчке төзекләндерү эшләре, эчке инженерлык системаларын һәм җайланмаларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләре тәмамланган. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
Аны төзүче оешма булып «ДОМКОР» МТ ҖЧҖ тора. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Стройтраст» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.