Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак комплексында урнашкан 1-3 нче йортның тагын бер яңа корпусы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерелә.
Бу көннәрдә М-1 микрорайонында Александр Курынов урамында төзелгән корпусна йомгаклау тикшерүе уза. Контроль-күзәтчелек чарасы барышында республика ведомствосы инспекторлары объектны проект документациясе таләпләренә туры килъе, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материаллары, төзелеш барышында кулланылган эшләнмәләр буенча тикшерәләр.
Бинада катлар саны – 18-20. Аның гомуми мәйданы 17140 кв. метр тәшкил итә. Булачак хуҗалары өчен гомуми мәйданы 11370,90 кв. метр булган 250 фатир төзелгән. Йорт янындагы яшелләндерелгән территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.
Төзүче – «Светлая долина 16» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.