Зеленодольскида Комаров урамындагы яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Зеленодольск шәһәренең Комаров урамы, 22Б адресы буенча күпфатирлы торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Яңа кирпеч йортта – 10 кат. Шәһәр халкы өчен гомуми мәйданы 3360,30 кв. метр булган 79 фатир төзелгән.

Объектны төзүче – «Бастион» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Грин-Строй проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Арт-Проект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International