2024 елның 22 июлендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитацияләү һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Игорь Судец чыгыш ясады.
«Түгәрәк өстәл» уздырылды, анда катнашучылар контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге гомуми мәсьәләләр һәм «Инспектор» мобиль кушымтасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» квалификация күтәрү программасы кысаларында оештырылды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин катнашты.