«Әниләр медиада» белем бирү проекты

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2024 елда Россиядә Гаилә елын уздыру турындагы указын үтәү һәм 2023-2030 елларга хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итүнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Төбәкләр диалогы» АКО белән берлектә, «Әниләр медиада» белем бирү проектын башлап җибәрә.

Проект кечкенә балалы хатын-кызларга медиа өлкәсендә эшләү күнекмәләрен алырга, алга таба стажировка узарга һәм республиканың медиатармагында эш табу мөмкинлеген бирәчәк.

Инициатива шул исәптән, беренче чиратта, декрет ялында булган һәм өлешчә мәшгульлек шартларында һәм/яки читтән торып эшләү форматында эшләргә теләгән хатын-кызларны яңадан әзерләү юлы белән, хакимият органнарында һәм ММЧда мәгълүмат блогы кадрлары кытлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар булып үзләрен яңа амплуада сынап карарга теләгән хакимият органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре дә була ала.

Проект онлайн-укытуны, көндезге семинарларны (Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы төбәк идарәсе үзәге базасында), хакимият органнарында стажировка узуны, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм итүне күздә тота. Үткәрү вакыты – 2024 елның июленнән октябренә кадәр.

Гаризалар  мамы-в-медиа.рф сайтында 17 июльдән 7 августка кадәр кабул ителәчәк. Һәр катнашучыга катнашу өчен мөстәкыйль рәвештә гариза җибәрергә кирәк. Беренче тупланыш Татарстанда яшәүче барлык хатын-кызлар өчен ачык форматта үткәрелә. Укыту – бушлай.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International