Әлмәттә Радищев урамында яңа торак йорт төзелде

2024 елның 5 июле, җомга

2024 елның 5 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәренең Радищев урамындагы 32 нче яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Йорт – кирпечтән, биш катлы, вентиляцияләнә торган фасадлы. Андагы фатирлар саны – 24, аларның гомуми мәйданы – 1697,10 кв. метр. Йортның гомуми мәйданы – 2766,50 кв. метр. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Объектны төзүче, техник заказчы һәм генераль подрядчы булып «Кредо Девелопмент Альмет» ҖЧҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International