ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ЗЯБ бистәсендәге яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге «Междуречье» күпфункцияле торак комплексында урнашкан яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объектны төзүче –  «ЭКСПО-регион Закамье» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Евростиль» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «КамАвтоСтрой» ТК» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

Йортның төзелеше 2019 елның июнендә башланган.

Җылыту һәм вентиляцияле фасадлы бина монолит тимер-бетон плитә белән берләштерелгән субайлы нигездә тора. Аның мәйданы 15214,10 кв. метр тәшкил итә. Түбә тибы – төргәкле яссы, эчендә су төшергече бар.

ЗЯБ поселогында яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 9621 кв. метр булган 162 фатир төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International