Казанда Карбышев урамындагы өч йорттан торган торак комплекс ярашлылык бәяләмәсе алды

2024 елның 28 июне, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районы, Карбышев урамы, 12а адресы буенча урнашкан торак булмаган биналар һәм җир асты паркингы белән торак комплекска  проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Әлеге объект 2019 елда төзелә башлаган. Ул 24 катлы өч торак йорттан тора, алар бер стилобат өлеш белән берләштерелгән. Барлык 3 торак йорт та 2-19 катлы. Торак йортларның беренче катлары һәм 22, 23 катлары аерылып тора, анда югары дәрәҗәдә уңайлыклары булган 3 һәм 4 бүлмәле фатирлар урнашкан.

Торак комплекста фатирлар саны – 384, җәйге биналарны исәпкә алмаганда, гомуми мәйданы – 29484,66 кв. метр.  Бер бүлмәле фатирлар – 120, ике бүлмәле – 120, өч бүлмәле – 132, дүрт бүлмәле – 12.

Торак булмаган биналар офислар, балалар ял үзәге итеп проектлана. Җир асты паркингының гомуми мәйданы – 22966,38 кв. метр. Анда машина урыннары саны – 513.

Төзүче – «Авалон Сити» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Этажи» төзелеш компаниясе» МТ ҖЧҖ. Проектлаучы булып «Аркада» ИЦ ҖЧҖ, генераль подрядчы булып «Спектр» ҖЧҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International