ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск муниципаль районы Осиново авылындагы «Удачный» торак комплексында 7-9 катлы күпфатирлы торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Объект төзелеше 2023 елның гыйнварында башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 7735,70 кв. м. Йортта 166 фатир төзелгән, шуларның 50се – студияләр, 1 бүлмәле – 85, 2 бүлмәле – 25, 3 бүлмәле 6 фатир бар. Аларның торак мәйданы 5776,90 кв. м тәшкил итә.
Фатирларның функциональ оештырылышы түбәндәге биналардан тора: керү-үтү бүлмәсе, гардероб, санузел, кухня, торак бүлмә, балкон, терраса (беренче катта). Гомуми файдалану урыннары түбәндәгеләрне үз эченә ала: тамбур, коляска кую бүлмәсе, коридор, баскыч ячейкасы, җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмә. Подвалда техник бүлмәләр урнашкан: электр щиты, кросс бүлмәсе, су үлчәү узелы. Шулай ук 95 данә күләмендә фатирдан тыш хуҗалык келәтләре бар.
Бина суы эчке яктан ага торган яссы түбәле итеп, баскычлы мәйданнан түбәгә чыгу ишеге белән проектланган. Катлар арасында элемтә бер лифт ярдәмендә башкарыла. Лифттан тыш, проектта бер баскыч каралган. Шулай ук беренче кат хәрәкәте чикле төркемнәр өчен электр күтәргече белән җиһазландырылган.
Йортны төзүче булып «Удачный» ТК» ҖЧҖ тора. Техник заказчы – «Камгэс Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Аманат төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Адапт Дизайн» ҖЧҖ.