Казанның Кол Гали урамындагы торак йортка карата йомгаклау тикшерүе

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Идел буе районындагы Кол Гали урамындагы яңа торак йортны тикшерә.

Торак йортны төзүче – «Изумрудный» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы  – «БигТау Строй-Инвест» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проектория» ҖЧҖ.

Объект төзелеше 2021 елның ноябрендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 15650,90 кв. м. Катлар саны – 10. Фатирлар саны – 216, аларның гомуми мәйданы – 9520,50 кв. м.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаганда, төзүче оешмага яңа йортның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, ә аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International