ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәрендәге яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

2024 елның 19 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 66 нчы микрорайонындагы 1 номерлы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект төзелеше 2023 елның язында башланган. Торак йорт бинасы – өч катлы, аскы техник каты бар. Аның составында – 2 блок-секция, 4 подъезд. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. 

Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 2067,80 кв. метр булган 33 фатир төзелгән.

Объектны төзүче – «Комфортное жильё 4» МТ ТТК ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International