ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Совет районында Николай Ершов урамындагы 65нче йортта җир асты автостоянкасы булган торак йортка күчмә йомгаклау тикшерүен уздыра.
Объект төзелеше 2022 елның июлендә башланган. Аның гомуми мәйданы 16955,70 кв. метр тәшкил итә. Торак йорт бинасы – тугыз катлы. Фатирлар саны – 160, гомуми мәйданы – 8854,20 кв. метр. Паркинг 108 машина-урынга исәпләнгән.
Объектны төзүче – «Альянс 2» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Стандарт» идарәче төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проектория» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Портал» төзелеш-монтаж предприятиесе» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.