«Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын куллану турында

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан гражданнарның электрон рәвештә хезмәт күрсәтүдән файдалана алу шартларын яхшырту максатыннан, йорт, торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарның иң уңайлы эш формасы буларак, 2023 елның сентябреннән «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын массакүләм гамәлгә кертү буенча эш алып барыла.

Татарстан Республикасында 2024 ел ахырына кадәр «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын тарату буенча «юл картасы» эшләнде.  Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин тарафыннан расланды.

«Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасы турында мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/mp_dom.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International