2024 елның 11 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районында Николай Ершов урамындагы «АртСити» торак комплексында күпфункцияле сәүдә үзәгенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объект сәүдә, гомуми туклану предприятиеләрен, спорт-күнекмә учреждениеләрен һәм офисларны урнаштыру өчен билгеләнгән. Үзәк бинасы – турыпочмаклы формада, 5 каты бар, дүртесе – җир өстендә һәм берсе – җир астында. Аның мәйданы 39994 кв. м тәшкил итә. Бинаның файдалы мәйданы – 38663,90 кв. м.
Күпфункцияле сәүдә үзәгенең җир асты катында 266 машина-урынга исәпләнгән автостоянка урнашкан, аңа керү һәм чыгу ачык парковкадан ике аерым бер юллы пандус буенча башкарыла (448 машина-урын).
Сәүдә үзәгенең һәр катында кунаклар һәм персонал өчен санузеллар, шул исәптән хәрәкәте чикле төркемнәр өчен универсаль кабиналар бар.
Бинаның түбәсендә яктылык үтә күренмәле фонарьлар һәм аерым техник өстәмә корылмалар (түбәгә баскыч ячейкаларыннан чыгу урыннары, венткамерлар) бар.
Төзүче – «АртСитиМолл» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «СтройКапитал» ҖЧҖ. Генпроектчы – «Армида» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Монат Групп» ҖЧҖ.