ТР ДТК инспекциясендә төзелеш тармагы оешмалары вәкилләре белән киңәшмә узды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

2024 елның 11 июнендә ТР ДТК инспекциясендә төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ведомство җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев үткәрде.

Киңәшмә эшендә төзүчеләр, техник заказчылар – төзелеш тармагында эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты. 

Үзенең чыгышында В.Р. Нәҗмиев ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторларының капиталь төзелеш объектларына йомгаклау тикшерүләрен оештыруда һәм үткәрүдә контрольне көчәйтүгә басым ясады.

«Финиш сызыгына объект төзелеше тулысынча тәмамлангач килергә кирәк. ТР ДТК инспекциясе проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмәне  уңай нәтиҗә булганда гына бирә. Хокук бозулар бетерелмәгән икән – санкцияләр бара. Моны аңлагыз һәм кабул итегез. Кисәтелгән, димәк, коралланган», – диде ул киңәшмәдә катнашучыларга.

Билгеле булганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бюджет хисабына финанслана торган объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр төзелешен контрольдә тота. Шулай ук БРИКС саммитына әзерлек кысаларында төзелә торган объектлар да республика ведомствосының игътибарында тора.

Чара барышында анда катнашучылар фикер алыштылар, яңгыраган сорауларга тулы җаваплар алдылар. ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе барлык җыелган вәкилләрне конструктив диалогка һәм уртак эшкә чакырды. «Сораулар бар икән –  керегез, алар хәл итмәслек түгел. Һәрхәлдә ярда килешүең хәерле», – дип йомгаклады ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International