Россия Көне

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне Россия көне белән тәбрик итәм!

Безнең илдә бу бәйрәм ирек, тынычлык, тигезлек һәм гаделлек символына әверелде. Ә державаның бөеклеге һәм куәте дулкынлану һәм хөрмәт уята.

Барлык россиялеләргә дә сәламәтлек һәм яхшы киләчәк телисе килә, дустанә тормышта яшәп, Ватан файдасына хезмәт итәргә насыйп булсын. Һәр гражданинның күңелендә үз Ватанына мәхәббәт өчен урын булсын.

Ата-бабаларыбызның рух көчлеге үсеш һәм иминлек алып килсен, бөек казанышлар һәм матур киләчәккә ышаныч импульсы бирсен. Россия җиренең юмартлыгы һәр йортка муллык һәм уңайлылык, тынычлык һәм гармония алып килсен! Бәхетле булыгыз!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге

инспекциясе җитәкчесе

В.Р. Нәҗмиев

ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу дәүләт бәйрәме, илдә рәсми ял көне. Ул милләтнең азатлыгын һәм бердәмлеген символлаштыра. Аны илебезнең барлык гражданнары бәйрәм итә. Халыкта бу көнне еш кына Россия бәйсезлеге көне дип атыйлар.

Россия көне 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съездында РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә туры килә. Бу документ РСФСР Конституциясенең һәм законнарының СССР закон актлары өстеннән өстенлеген игълан итә. 1991 елның 25 маендагы карары белән Съезд 12 июньне эшләми торган көн дип игълан итә. 1992 елдан бу көн Россия Федерациясе Югары Советының 2981-I номерлы карары нигезендә бәйрәм датасына әверелә.

1994 елның 2 июнендә Президент 1113 нче Указга кул куя, ул 12 июньне РФ дәүләт бәйрәме дип игълан итә. 2002 елга кадәр ил гражданнары бу көнне Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне буларак билгеләп үтәләр. 2002 елда Хезмәт кодексы үз көченә кергәч, бәйрәм «Россия көне» дип атала башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International