ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 66нчы микрорайонында 1нче номерлы яңа торак йорт төзелешенә карата актыккы тикшерү уздыра.
Объект төзелеше 2023 елның язында башланган. Торак йорт бинасы – өч катлы, аскы техник каты бар. Аның составында – 2 блок-секция, 4 подъезд. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән.
Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 2067,80 кв. метр булган 33 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «Комфортное жильё 4» МТ ТТК ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.