ТР ДТК инспекциясенә белгечләр таләп ителә

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча белгечләр таләп ителә:

- Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль орган консультанты, өлкән белгече;

- Тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органның өлкән белгече;

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган (Чаллы шәһәре) консультанты, өлкән белгече;

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнчыгыш территориаль орган (Түбән Кама шәһәре) консультанты;

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль орган (Әлмәт шәһәре) консультанты;

- Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнбатыш территориаль орган (Зеленодольск шәһәре) консультанты;

- Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль органның (Лаеш шәһәре) өлкән белгече.

Квалификация таләпләре:

«Сәнәгый һәм гражданлык төзелеше», «Төзелеш», «Архитектура һәм төзелеш», «Төзелеш техникасы һәм технологияләре», «Шәһәр төзелеше», «Төзелеш материаллары, эшләнмәләр, конструкцияләр җитештерү», «Уникаль биналар һәм корылмалар төзү», «Җылылык белән тәэмин итү һәм вентиляция», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу», «Җылылык белән тәэмин итү, вентиляция, биналарны, корылмаларны, торак пунктларны су белән тәэмин итү һәм су чыгару» белгечлеге/юнәлеше буенча һөнәри белем булуы.

- Казан, Чистай, Әлмәт шәһәрләренә машина йөртүчеләр.

Квалификация таләпләре:

Машина йөртү стажы кимендә 3 ел; В, С категорияле машина йөртү таныклыгы; автомобиль белән идарә итүгә медицина белешмәсе.

Без тәкъдим итәбез:

- Дәүләт граждан хезмәте турында 79-ФЗ һәм РФ Хезмәт кодексы нигезендә рәсми эшкә урнаштыру;

- Социаль пакет;

- Тулы вакытлы эш;

- Нормага салынган эш көне;

- Карьера үсеше өчен реаль мөмкинлек.

Тулырак белешмәләрне белергә мөмкин:

- Инспекциянең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге телефоннары буенча:

(843) 237-50-61, 237-97-10;

- Сайтта (Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе/Эшчәнлек/Кадрлар сәясәте/Хезмәткә керү/Вакантлы вазыйфалар/Кадрлар резервына кертү/Вакансияләр) яки әлеге сылтама буенча:

► https://gsn.tatarstan.ru/vakansii.htm

Резюмены әлеге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: gsn@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International