ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылының «Удачный» торак комплексында 7-9 катлы 2нче (төзелеш номеры) күпфатирлы торак йортка актыккы тикшерү үткәрелде. Ул уңай тәмамланды. Объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Йорт төзелеше 2022 елның октябрендә башлана. Проектланган объект монолит каркастагы өч подъездлы күпфатирлы торак бинадан гыйбарәт. Бинаның тышкы диварлары силикат кирпечтән эшләнгән, базальт җепселләр нигезендә минераль мамык материалы белән җылытылган, аннары керамик гранит белән тышланган.
Йортта 147 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы – 5983,88 кв. метр, шул исәптән бер бүлмәлеләр – 97, ике бүлмәлеләр – 50. Аңа бирелгән почта адресы: Спорт урамы, 8 нче йорт.
Фатирларның функциональ оештырылышы түбәндәге биналардан тора: керү-үтү бүлмәсе, гардероб, санузел, кухня, торак бүлмә, балкон, терраса (беренче катта). Гомуми файдалану урыннары түбәндәгеләрне үз эченә ала: тамбур, коляска кую бүлмәсе, коридор, баскыч ячейкасы, җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмә.
Йортны төзүче булып «Удачный» ТК» ҖЧҖ тора. Техник заказчы – «Камгэс Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ак Барс» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Проектлаучы – «Адапт Дизайн» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «СтройТехнадзор» ҖЧҖ башкара.