2024 елның 23 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләүгә конкурс үткәрелде. Чаралар инспекция җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.
Конкурс һәм аттестация комиссияләре составына инспекция җитәкчесе урынбасарлары А.С. Ганиев, Л.З. Фатыйхов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (конкурс һәм аттестация комиссиясе секретаре) катнашты.
Кандидатларны бәяләү өчен шулай ук бәйсез экспертлар – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш производствосы технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Төньяк-Көнчыгыш территориаль органына һәм ТР ДТК инспекциясе аппаратының финанс-икътисад бүлегенә вакантлы вазыйфаларны биләүгә дүрт кандидат каралды.
Аттестациядә сигез кеше катнашты. Алар – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органнан, Тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органнан, Автомобиль юллары һәм транспорт корылмаларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органнан, Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсеннән, дәүләт төзелеш күзәтчелеге тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлегеннән дәүләт хезмәткәрләре.
Чараларны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.