«Җиңү Диктанты» акциясе кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге вәкилләре Казан технология һәм дизайн көллиятендә булдылар

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә Казан технология һәм дизайн көллиятендә «Җиңү Диктанты» дигән мәгърифәтчелек-патриотик акция узды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокук эше һәм өлешле төзелешкә контрольлек идарәсе башлыгы Шамил Раимов мөрәҗәгать итте.

«Җиңү Диктанты» сезнең өчен акция генә түгел, ә алга таба үз өстендә эшләү өчен сәбәп булсын иде. «Җиңү Диктантын» язып, сез тарихи әдәбиятка, яңа белем бирү Интернет-порталларына, гаилә архивларына мөрәҗәгать итәрсез, дип өметләнәм. Инспекциясе коллективыннан һәм шәхсән үземнән сезгә уңышлар һәм иминлек телим! Хәерле юл!» – диде ул.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларындагы фаҗигале һәм героик вакыйгалар турында тарихи хәтерне саклау. Быел «Җиңү Диктантының» биремнәре Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына һәм башка юбилей даталарына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International