С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесенең реконструкцияләнгән җитештерү-җылыту котельныена йомгаклау тикшерүе

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесенең реконструкцияләнгән җитештерү-җылыту котельныена актыккы тикшерү уздыра.

Административ яктан күзәтчелек астындагы объект Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, БСИ, Халык урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Җитештерү-җылыту котельная катыргы-кәгазь комбинатында төп җитештерүнең технологик линияләрен пар һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Ремонт-тергезү эшләре барышында, проект буенча, бинаны киңәйтеп, аны реконструкцияләү каралган.

Элек котельныйда урнаштырылган Е-160-2,4-ГМ тибындагы ТГМЕ-187 маркалы пар казаннары үзләренең 30 еллык норматив чорын үтәгән, конвектив җылыту өслеген алыштырып, капиталь ремонт үткәрүне таләп иткән. Шуңа бәйле рәвештә  Е-160-2,4-250ГМ тибындагы яңа пар казанын урнаштырып, котельныйга реконструкция уздырылган.

Объектның төзүчесе һәм техник заказчысы – «С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе» хЯАҖ Генераль проектлаучы – «Авп-Групп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Монолит» ҖТК ҖЧҖ.

Төзүче предприятиенең төп эшчәнлеге булып гофрирланган кәгазь һәм катыргы, кәгазь һәм катыргы савытлар җитештерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International