ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коелган алюминий савыт-сабасы җитештерү заводының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Ул Татарстанның Кукмара муниципаль районының «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан.
Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында төзелешнең икенче чираты булган административ-көнкүреш корпусы (АБК) тикшерелә.
Исегезгә төшерәбез, заводның яңа объектларын төзү ике этапта (эшләтеп җибәрү объектлары) башкарыла. Төзелешнең беренче этабына түбәндәге биналар һәм корылмалар керә: җитештерү корпусы, котельный, янгын сүндерү буенча насос станциясе, контроль-үткәрү пункты, икенче этапка – җитештерү һәм административ-көнкүреш корпусы.
Төзүче – «Сплав» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Промкомбинат» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Жилстрой+» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ.
Бүгенге көндә «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ Россия Федерациясе, БДБ, якын һәм ерак чит илләрдә коелган алюминий савыт-сабасы, яндыруга каршы япмалы савыт-саба, туризм һәм ял өчен товарлар, «KUKMARA» сәүдә маркасы белән чыга торган икмәк формалары җитештерүче буларак билгеле.