2024 елның гыйнвар-февралендә Россиядә авария хәлендәге торактан 11 меңгә якын кеше күченгән

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Россия төбәкләрендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча эш дәвам итә. Күчендерү ике программа буенча бара: агымдагы программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яшәү өчен яраксыз дип танылган йортлар кертелгән, яңа программага 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәрге шундый йортлар кертелгән.

«Быелның гыйнвар һәм февраль айларында торак шартларын тагын 10780 кеше яхшыртты, шул исәптән субъектларның үз программалары буенча – 4320 кеше. Авария хәлендәге йортларның гомуми мәйданы 191,6 мең кв. метрга кимегән. Программаның яхшы нәтиҗәләренә карамастан, алда әле эшлисе эшләр күп. Тагын бик күп кеше уңайлы, куркынычсыз яшәү шартларына мохтаҗ. Һәм без бу мәсьәләне хәл итүне дәвам итәбез», – диде Территорияләрне үстерү фонды генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, күченү программасын үтәү нәтиҗәләре планнан алдарак бара. 2019 елдан авария хәлендәге торак фонды күләме 11 млн кв. метрдан артыкка кимегән, шул ук вакытта илкүләм проектка ярашлы рәвештә 2024 ел ахырына кадәр 9,97 млн кв. метр авария хәлендәге торакны күчерү каралган.

ТҮФ генераль директоры билгеләп үткәнчә, программаны үтәүне тизләтергә Хөкүмәт тарафыннан хупланган алдан финанслау һәм кайбер төбәкләрнең өстәмә рәвештә үз программаларын гамәлгә ашыруы ярдәм иткән.

«Бүгенге көндә 37 төбәк 2017 елның гыйнварына кадәр ачыкланган барлык авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчендергән инде. Шуларның 15е яңа программага кереште һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр яшәү өчен яраксыз дип табылган йортларны күчерә», – диде Илшат Шаһиәхмәтов.

Территорияләрне үстерү фонды башлыгы хәбәр иткәнчә, яңа программа буенча күчерелгән гражданнарның гомуми саныннан 26880 кеше торак шартларын яхшырткан, шул исәптән субъектларның үз программалары буенча – 750 кеше. 2024 елда авария хәлендәге торактан 154 кеше күченгән, дип хәбәр итә үз сайтында күченү программасы операторы – Территорияләрне үстерү фонды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International