2024 елның 22 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәре, Чаллы Яр бистәсе, Нәҗип Зыятдинов урамы буенча «Озеро» торак комплексының 3.4 номерлы йортына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Йортта катлар саны – 6, шул исәптән җир асты өлеше дә бар. Анда гомуми мәйданы 3809,80 кв. метр булган 70 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «Замелекесье НЧ» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Проект-Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Ген. проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 29 февралендә ведомство «Озеро» торак комплексының Николай Иванцов урамында урнашкан 133 фатирлы 3.3 номерлы йортына да бәяләмә бирде.