2024 елның 19 мартында 10.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.
ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин «Закон таләпләренә туры килмәгән проект документларына карата уңай экспертиза нәтиҗәләре бирү фактлары турында» темасына чыгыш ясаячак.
► «ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе» берләшмәсенә сылтама:
https://vk.com/public196723033