2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе һәм Кырым Республикасы арасында Кырым Республикасын Россия Федерациясенә кабул итү һәм Россия составында Федерациянең яңа ике субъектын: Кырым Республикасын һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен төзү турында килешү имзаланды.
Кырым Республикасын Россия составына кабул итү турында килешү проекты Президент Владимир Путин тарафыннан 2014 елның 17 мартында хуплана, ә 18 мартта Путин Хөкүмәткә һәм Федераль Җыенга Кырым һәм Севастополь парламентларының Россия Федерациясенә кабул ителүе һәм яңа субъектлар төзү турындагы тәкъдимнәре турында хәбәр итә.
Шул ук көнне, Владимир Путинның Дәүләт Думасы депутатларына, Федерация Советы әгъзаларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләренә Зур Кремль сараеның Георгий залында мөрәҗәгать белән чыгышыннан соң, килешүгә кул куела.