Татарстанда быел «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы төзеләчәк

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

2024 елда Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасын төзү планлаштырыла. Мәктәпләрдә 9,5 меңнән артык кеше укый алачак, ә балалар бакчалары 2,2 мең урынга исәпләнгән.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, 2019–2023 елларда Татарстанда 16,5 мең урынга исәпләнгән 82 балалар бакчасы, шул исәптән федераль финанслау белән «Демография» илкүләм проекты буенча 42 балалар бакчасы төзелгән.

Моннан тыш, авыл мәктәпләренең 18 спорт залы ремонтланган, бу волейбол, баскетбол, спортның уен төрләре буенча түгәрәкләр ачу өчен мөмкинлекләр тудырылган. 

2019–2024 елларда Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыруга 28,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International