Осиново авылындагы 146 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза

2024 елның 5 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылындагы «Удачный» торак комплексында 7-9 катлы күпфатирлы торак йорт тикшерү үтә.

Объект төзелеше 2022 елның февралендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 8735,61 кв. м. Йортта 146 фатир төзелгән, шул исәптән бер бүлмәлеләр – 96, ике бүлмәлеләр – 50. Аларның торак мәйданы 2760,62 кв. м тәшкил итә. Җәйге биналары булган фатирларның гомуми мәйданы – 5954,76 кв. м.

Йортны төзүче булып «Удачный» ТК» ҖЧҖ тора. Техник заказчы – «Камгэс Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ФСК «Эверал» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Адапт Дизайн» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «СтройТехнадзор» ҖЧҖ башкара.

Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре «Удачный» торак комплексының тагын ике объектында алып барыла. Бу 157 һәм 166 фатирлы ике  йорт, аларның төзелешен агымдагы елның беренче яртысында тәмамлау планлаштырыла. 

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 2 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Осиново авылында урнашкан «Комфортный дом» торак комплексында  (лит. А һәм лит. Б) бер төрле бишәр катлы ике йортка проект документациясе таләпләренә туры килүләре турында бәяләмәләр бирелде. Аларга бирелгән почта адреслары: Спорт урамы, 3 нче йорт һәм Спорт урамы, 4 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International