Тикшерелергә тиешле эшләр төзелешне оештыру проекты нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын, санитар-техник җиһазларны монтажлау, бизәү эшләре, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.
Автоягулык салу станциясе төзелеше 2023 елның июнендә башланган. Төзүче һәм техник заказчы булып – «Таиф-НК АЗС» ҖЧҖ, генераль подрядчы булып «Таиф – СТ» ҖЧҖ тора. Проектлаучы – «Азстрастстрой» ҖЧҖ.
АЗСның бер катлы бинасының мәйданы – 191 кв. м. Объект җиңел автомобильләргә 4 төрле сыек ягулык салу өчен билгеләнгән: «Премиум-95» (Аи-95), «Регуляр-92» (Аи-92), «Евро» дизель ягулыгы (ДТ евро), «Зимнее» дизель ягулыгы (ДТ зима). Сыек мотор ягулыгы белән ягулык салу саны (ТМТ) тәүлегенә – 1500.
АЗС составында: сәүдә залы белән оператор бүлмәсе бинасы, ягулык тарату колонкалары (ТРК), оператор бүлмәсе бинасына кадәр ябык юллы ТРК өстендә түбә, заводта җитештерелгән 60 куб. м күләмендәге тимердиварлы ике резервуар, авария сыеклыкларын җыю өчен 25 куб. м сыйдырышлы җир асты резервуары, ягулык агызу мәйданчыгы, явым-төшем канализациясен чистарту корылмалары, чүп өчен контейнерлар мәйданчыгы, яшен кабул итүчеләр, янгынга каршы резервуарлар, автоцистерналарга хезмәт күрсәтү.
Объект буенча искәрмәләр булмаса, ТР ДТК инспекциясе проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирүгә әзерләнә башлаячак.