Гаилә ипотекасының ташламалы программасын тагын алты елга – 2030 елга кадәр озайтачаклар, дип белдерде Владимир Путин Федераль Җыенга юллама барышында. Программаның барлык параметрлары һәм аның шартлары сакланачак, дип белдерде президент.
Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда барлыкка килде һәм 2024 елның июлендә тәмамланырга тиеш иде.
Гаилә ипотекасы еллык 6 процентка кадәр һәм башлангыч кертем белән ким дигәндә 20 процентлы ставка буенча бирелә. Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта кредитның максималь күләме – 12 млн сум һәм Россиянең башка төбәкләрендә – 6 млн сумга кадәр.
Мондый ипотекага берничә категория заемчылар дәгъва итә ала: 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр беренче баласы туган яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр; ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләр; 2023 елның 31 декабренә кадәр туган инвалид бала тәрбияләнгән гаиләләр. Уллыкка (кызлыкка) алынган балаларның ата-аналары программада үз баласы булганнар белән бер үк шартларда катнаша ала.
Кредитны әзер яки төзелә торган торак сатып алуга, участок сатып алуга һәм йорт төзүгә, шулай ук гамәлдәге ипотеканы рефинанслауга алырга мөмкин.
Дәүләт өченче бала туганда ипотека кредитын түләүгә 450 000 сумга кадәр акча бирә. Путин шулай ук бу ташламаны 2030 елга кадәр озайтырга кушты.