2024 елның 26 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алып универсаль спорт залы төзү» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Проект буенча 1866,20 кв. метр мәйданлы ике катлы бина төзелеше башкарылган.
Спорт залы бинасы составында спорт-сәламәтләндерү билгеләнешендәге бүлмәләр һәм махсус һәм гомуми билгеләнештәге ярдәмче бүлмәләрнең кирәкле исемлеге каралган.
Беренче катта гардероб, ресепшн, сак бүлмәсе һәм коридор буенча халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен керү мөмкинлеге булган универсаль бәдрәф белән вестибюль төркеме; тренажерлар зонасы белән габаритлары 48,0х20,3 м булган спорт залы; һәркайсы 12 кешегә исәпләнгән санузел һәм душ бүлмәләре белән 2 блок; халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен аерым универсаль кабина; административ һәм медицина кабинетлары; җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмә; персонал бүлмәсе; техник бүлмәләр урын алган.
Киенү бүлмәләренең спорт залына турыдан-туры чыгу урыны бар. Медицина блогы вестибюль белән янәшә урнашкан һәм медицина кабинеты, бәдрәф, җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмәләрдән тора.
Икенче катта душ һәм санузел белән тренерлар бүлмәсе, ашау бүлмәсе, тренерларны укыту классы, җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмә һәм венткамера төзелгән.
Бинада халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен файдалану мөмкинлекләре каралган. Бинадан эвакуацияләү янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп проектлана (каттан кимендә ике чыгу урыны бар).
Объектны төзүче – «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы» муниципаль бюджет учреждениесе.
Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Генераль подрядчы - «Аркада Строй Универсал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Генераль проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.