Халыкара мультиспорт турниры физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны берләштерә. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2000дән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыша. «Киләчәк уеннары» Казанда 3 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.
«Киләчәк уеннары»ның ачылу тантанасын һәм узган ярышларны гомумән алганда миллиардтан артык кеше караган. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерде.
«Киләчәк уеннары»н барысы да күзәтте, ачылу тантанасын һәм ярышларны миллиардтан артык кеше караган. Күп кенә илләр мондый ярышларны үзләрендә уздырырга теләде, ә ике президент бу хакта турыдан-туры туры эфирда белдерде», – диде Дмитрий Чернышенко.
Казанда 21 февральдә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасы узды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә югары технологияле һәм мультимедиа шоу форматындагы тамаша узды.
Уеннарны Россия Президенты Владимир Путин ачты. Аның белән бергә тантанада Татарстан башкаласына рәсми визит белән килгән Белоруссия лидеры Александр Лукашенко, Үзбәкстан лидеры Шавкат Мирзиёев, Кыргызстан лидеры Садыр Жапаров һәм Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаев катнашты. Анда барлыгы 60тан артык югары дәрәҗәле кунак һәм берничә мең тамашачы килгән иде.