Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

💚 7 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә.

❤ Татарстан Республикасы Дәүләт гербы Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге 1415-XII номерлы карары белән расланган. Хәзерге вакытта Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында»гы закон белән регламентташтырыла.

💚 Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Габдрахман улы Хәнзафаров (идея) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкару).

❤ Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кырыенда түгәрәк калканлы, уң алгы аягы күтәрелгән канатлы барс рәсеменнән тора, аның фонында татар халык орнаменты рамкасына урнаштырылган кояш дискысы, аның нигезендә «Татарстан» язуы теркәлгән, барсның канатлары җиде каурыйдан тора, калканындагы розетка сигез яфраклы.

💚 Татарстан Республикасы гербы Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән; түгәрәк формада. Гербның үзәк образы канатлы барс – борынгы заманда уңдырышлылык илаһы, балаларның яклаучысы. Татарстан Республикасы гербындагы барс – республика гражданнарын һәм аның халкын яклаучы.

❤ Төсләрнең символик мәгънәләре:
алтын төс – Татарстан җиренең нәфислеге, матурлыгы, байлыгы;
яшел төс – яз яшеллеге, Татарстанның яңадан торгызылуы;
ак төс – Татарстан гражданнарының уй-фикерләренең сафлыгы;
кызыл төс – Татарстанның җитлеккәнлеге, энергиясе, көче, тормышы, яшәү сәләте.

💚 Татарстан Республикасы гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасында дуслык, тынычлык һәм прогресс кебек гомумкешелек, әхлакый кыйммәтләрне раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International