Грипп куркыныч һәм каты авыру, ул кеше сәламәтлегенә иң начар йогынты ясарга мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, грипп коронавирус йоктырган кешеләр өчен куркыныч булып тора. Covid-19 белән авырган иммун системасының грипп белән очрашуга реакциясе кискен булырга мөмкин.
Грипп COVID-19 (микст-инфекция) белән бергә дөрес диагноз куюны һәм тиешле дәвалау билгеләүне бик кыенлаштыра. Мондый очракларда вакцинация кешегә берьюлы ике инфекция йоктырган очракта иң начар нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Онытмагыз, грипп һәм COVID-19 өчен иң яхшы саклану чарасы – прививка.
КУЛЛАРЫГЫЗНЫ САБЫН БЕЛӘН ЕШРАК ЮЫГЫЗ
Көнкүрештә чистарту чараларын кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Кул гигиенасы – грипп таралуны кисәтү һәм коронавирус инфекциясен профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юу вирусларны бетерә. Әгәр дә кулларыгызны сабын белән юарга мөмкинлек булмаса, антисептиклар кулланыгыз. Төрле учреждениеләргә, җәмәгать урыннарына баргач, транспортта йөргәннән соң кулларыгызны, аннары йөзегезне юып алыгыз. Өслекләрне (өстәлләрне, ишек тоткаларын, урындыкларны, гаджетларны һ. б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вирусларны бетерә.
ДИСТАНЦИЯ ҺӘМ ЭТИКЕТ САКЛАГЫЗ
Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава аша-тамчы юлы белән (төчкергәндә, йөткергәндә) күчә, шуңа күрә авыру кешеләрдән кимендә 1,5 метр аралык сакларга кирәк. Кулларыгыз белән йөзгә кагылмагыз (аеруча күзләр, борын яки авыз тирәсенә). Инфекция куркынычын киметү өчен битлек киегез. Йөткергәндә, төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, кулланганнан соң аларны ташларга кирәк. Артык сәфәрләрдән һәм кеше күп булган урыннарга барудан сакланып, авырып китү куркынычын киметергә мөмкин.
СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ АЛЫП БАРЫГЫЗ
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Көн режимын саклагыз. Иммун системасы эшләсен өчен тулы йокы, аксымнарга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризыклар куллану, физик активлык кирәк.
МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ СУЛЫШ ОРГАННАРЫН САКЛАГЫЗ
Башка профилактика чаралары арасында вирус таралуны чикләүче битлекләр кию аерым урын алып тора. Медицина битлекләре сулыш органнарын саклау өчен кулланыла:
- кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арткан чорда төрле учреждениеләргә, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганда, җәмәгать транспортында йөргәндә;
- кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру кешеләрне караганда;
- кискен респиратор инфекциясе билгеләре булган кешеләр белән аралашканда;
- һава аша-тамчы юлы белән күчә торган төрле авырулар белән зарарлану куркынычы булганда.
БИТЛЕКНЕ НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП КУЛЛАНЫРГА?
Битлекләр төрле төзелештә булырга мөмкин. Алар бер тапкыр кулланыла торган яки күп тапкыр кулланыла торган була ала. Бер үк битлекне гел киеп булмый: бу инфекция куркынычын арттырачак кына. Битлекне теләсә кайсы ягы белән кияргә мөмкин, әгәр аның конструкциясе мондый мөмкинлекне бирсә. Инфекциядән саклану өчен, аны дөрес кию бик мөһим:
- битлек җентекләп беркетелергә, бит тиресенә тыгыз тоташырга, авызны һәм борынны тишексез, ышанычлы сакларга тиеш;
- битлекне төшергәнче кулларыгызны юыгыз яки аларны дезинфекцияләү чарасы белән эшкәртегез, шулай итеп, авыруны китереп чыгаручы матдәләр очраклы кагылганда биткә (бигрәк тә күзләргә, борынга, авызга) эләкмәсен;
- битлек өслегенә кагылмаска тырышыгыз, әгәр сез аңа кагылсагыз, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз яки аларны дезинфекцияләгез;
- юеш һәм дымланган битлекне яңа, коры битлеккә алыштырырга кирәк;
- бер тапкыр кулланыла торган битлекне тагын кулланмагыз;
- кулланылган бер тапкыр кулланыла торган битлекне шунда ук чүплеккә ташларга кирәк.
Авыруны караган вакытта, авыру белән элемтә тәмамланганнан соң, битлекне шунда ук салдырырга кирәк. Битлекне салганнан соң, кулларны шунда ук һәм җентекләп юарга кирәк. Әгәр дә сез кешеләр күп булган урында, җәмәгать транспортында булсагыз, шулай ук авыру кешене карыйсыз икән – битлек кию урынлы булыр, ләкин ачык һавада ул максатчан түгел. Урамда булганда саф һава сулау файдалы һәм битлекне кияргә кирәкми. Шул ук вакытта табиблар бу чара авырудан тулысынча саклануны тәэмин итми дип искәртә. Битлек киюдән тыш, башка профилактик чараларны да үтәргә кирәк.
ГРИПП, КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ЯКИ БАШКА ОРВИ БЕЛӘН АВЫРГАН ОЧРАКТА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Өйдә калыгыз һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб күрсәтмәләрен, карават режимын үтәгез һәм мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчегез.
ГРИПП ЯКИ КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕНЕҢ ТӨП БИЛГЕЛӘРЕ НИНДИ?
Тән температурасы күтәрелү, салкын тию, баш авырту, хәлсезлек, борын тыгылу, кавышу, сулыш алу кыенлыгы, мускуллар авырту, конъюнктивит булырга мөмкин. Ашказаны-эчәк авырулары билгеләре булырга мөмкин: күңел болгану, косу, диарея, эч авыртуы, шулай ук башка билгеләр.
НИНДИ АВЫРЛЫКЛАР БУЛЫРГА МӨМКИН?
Авыручылар арасында вируслы пневмония беренче урында тора. Вируслы пневмониядә хәл бик тиз начарлана, һәм күп кенә пациентларда 24 сәгать эчендә үк сулыш алу җитешсезлеге барлыкка килә, ул кичекмәстән комплекслы терапия таләп итә, шул исәптән еш кына кислород белән респиратор ярдәм һәм үпкәләрне вентиляцияләүне таләп итә. Дәвалану тиз арада башланса һәм дөрес алып барылса, авыру озынлыгын кыскарта һәм катлаулану очраклары үсешен туктата.
ГАИЛӘДӘ БЕРӘРСЕ ОРВИ, ГРИПП ЯКИ КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРЫП КИТСӘ, НИШЛӘРГӘ?
Табиб чакыртыгыз. Авыруга өйдә аерым бүлмә бүлеп бирегез. Әгәр бу мөмкин булмаса, авырудан ким дигәндә 1,5 метр аралык саклагыз. Авырулар һәм якыннар, бигрәк тә балалар, өлкәннәр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр арасындагы элемтәне минималь дәрәҗәгә кадәр чикләгез. Бүлмәне ешрак җилләтегез. Чисталык саклагыз, өслекләрне мөмкин кадәр еш юыгыз һәм дезинфекцияләгез. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз. Авыруны караган вакытта авызыгызны һәм борыныгызны битлек белән каплагыз, иң кискен очракта башка саклагыч чаралар (яулык, шарф һ. б.) кулланыгыз. Авыруны бер генә гаилә әгъзасы карарга тиеш. Авыруга аерым савыт-саба бирегез, аны һәр кулланудан соң яхшылап юыгыз һәм дезинфекцияләгез. Савыт-сабаны дезинфекцияләү өчен юу чаралары яки кайнар су кулланырга кирәк.
Роспотребнадзор материаллары буенча