Казанда Островский урамында 76 фатирлы торак йорт төзелде

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Островский урамында урнашкан яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

Объект төзелеше 2022 елның апрелендә башланган. Ул стилобат белщн, биналары һәм 78 машина урынына исәпләнгән җир асты парковкасы булган 8 катлы ике секцияле торак йорттан гыйбарәт.

Йорт үз эченә бер җир асты (парковка), гомуми катта (1 нче кат) парковка, 7 торак катны ала. Йортның түбәсе – яссы, эчке су чыгару системасы белән, файдаланылмый.

+4.500 билгесендәге стилобатта балалар һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү зонасы, яшелләндерү зонасы урнашкан түбә бар.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 5800 кв. метрдан артык булган 76 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәлеләр – 31, ике бүлмәлеләр – 23, өч бүлмәлеләр – 12, дүрт бүлмәлеләр – 9, биш бүлмәлеләр – 1.

Төзүче булып «Специализированный Застройщик Импульс Групп» ҖЧҖ тора. Техник заказ бирүче – «СКДК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Гарант Строй» ҖЧҖ. Проектчы – «Казан мәгълүмати-күләмле модельләштерү архитектура-конструкторлык студиясе» ҖЧҖ.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International