Ватан Геройлары көне – Россиянең истәлекле датасы, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле көннәре турында» федераль законның 1-1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы белән билгеләнгән.
Бәйрәм үзенең тарихын XVIII гасырдан алып бара дип әйтсәк тә була. Бу декабрь датасы императрица Екатерина II идарә иткән чорның күренекле вакыйгасына туры килә – 1769 елда ул Изге Георгий Җиңүче орденын гамәлгә кертә. Ул елларда сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар шул орден белән бүләкләнәләр.
Изге Георгий орденының 4 дәрәҗәсе бар, шуларның беренчесе иң югарысы була. Билгеле булганча, барлык дүрт дәрәҗә кавалерлары дүрт кеше була, алар арасында – бөек рус полководецлары Михаил Кутузов һәм Михаил Барклай-де-Толли. Екатерина II үзен дә, орден булдыру хөрмәтенә, әлеге бүләккә лаек итә.
1917 елга кадәр Изге Георгийны искә алу көнендә (иске стиль буенча 26 ноябрьдә) Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме билгеләп үтелә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң бәйрәм, орден кебек үк, юкка чыгарыла.
1943 елда Бөек Ватан сугышы фронтларында аерылып торган рядовой һәм сержантлар составын бүләкләү өчен Россиянең Изге Георгий Победоносец орденының үзенчәлекле аналогы – I, II һәм III дәрәҗә Дан ордены булдырыла, аның белән 1945 елның җәенә кадәр бүләкләп киләләр. Бу чорда 2640 кеше аның тулы кавалеры була.
1992 елда Россия Федерациясендә Изге Георгий ордены торгызыла. Югары хәрби бүләк статусы 2000 елда РФ Президентының «Изге Георгий ордены статутын, аерымлык билгесе – Георгий тәресе турында нигезләмә раслау турында» 2000 елның 8 августындагы 1463 номерлы Указы нигезендә орденга кире кайтарыла.
2007 елда Россия парламентарийлары әлеге бәйрәмне торгызу идеясен тәкъдим итә (соңыннан ул билгеләнә дә). Закон проекты авторлары аңлатканча, Геройлар көнен бәйрәм итү традициясен торгызу – ул герой ата-бабаларны искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын да хөрмәтләү. Шулай ук алар яңа истәлекле датаның «җәмгыятьтә туган илгә карата фидакарь һәм рыясыз хезмәт итү идеалларын формалаштыруга» ярдәм итәчәгенә өмет белдерделәр.
Бүген Ватан Геройлары Көне – иң мактаулы дәүләт бүләкләренә – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары исемнәренә, Изге Георгий орденына һәм Дан орденына лаек булучыларга иң югары дәүләт бүләге һәм иҗтимагый хөрмәт.
Бу дата хөрмәтенә Мәскәүдә, Кремльнең Георгий залында, Ватан геройлары катнашында тантаналы кабул итү уза, анда шулай ук РФ Хөкүмәте әгъзалары, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы әгъзалары, төбәк хакимиятләре, шулай ук конфессияләр, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, мәдәният, фән һәм сәнгать эшлеклеләре чакырыла. Ә Россия шәһәрләрендә бу көнгә бәйрәм концертлары, ветераннар белән очрашулар һәм башка тантаналы чаралар багышлана.