Казанда Нурсолтан Назарбаев урамы реконструкцияләнде

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда Кабан күле аша күпер белән тоташкан Нурсолтан Назарбаев урамы реконструкцияләнгән. 

Урам реконструкциясен төзүче һәм техник заказчысы булып «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ) тора. Генераль проектчы – «ДСК Проект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы –  «Мосты и дороги» ҖЧҖ.

Шушы көннәрдә объектта республика ведомствосының Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешенә һәм реконструкциясенә күзәтчелек буенча территориаль органы инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында инспекторлар башкарылган эшләрне һәм җир өслеген, юл катламын, тротуарларны һәм велоюлларны, җәмәгать транспорты тукталышларын, күпер конструкциясен, су үткәргечне, җылылык, электр белән тәэмин итү, тыштан яктырту, светофор объектларын, кабель линияләрен, элемтә линияләрен, телевидениене саклау системаларын үзгәртеп корганда кулланылган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерде.

Төзүче Нурсолтан Назарбаев урамын реконструкцияләүгә 2022 елның ноябрендә керешкән. Бүгенге көндә аның озынлыгы 436,50 метр тәшкил итә. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 15 метр. Хәрәкәт полосаларының гомуми саны – 4.

2023 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.  Ул «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International