«Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясенең 17 субъекты территориясендә эшләп килүче «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын түләүсез җыю һәм утильләштерүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Программа төбәкләрнең профильле дәүләт программаларында, территориаль схемаларда һәм экологик мәгърифәтне үстерү планнарында чагылдырылган.

РФ Хөкүмәтенең 25.07.2017 ел, № 1589-р карарына ярашлы рәвештә, электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын күмү тыела һәм бары тик гамәлдәге лицензияле махсуслаштырылган оешма тарафыннан гына утильләштерелергә тиеш, ә исәптән чыгарылган җиһазлар иң күбе 11 ай туплана ала.

Россия Табигать ресурслары министрлыгының «IV куркыныч класслы бертөрле калдыклар төркемнәре белән эш иткәндә таләпләрне раслау турында» 11.06.2021 ел, № 399  боерыгы 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керде, аның нигезендә, шул исәптән иске компьютер, электрон, оптик техниканы да кертеп,  куллану үзлекләрен җуйган калдык төрләре белән эш итү шартлары регламентлана.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында 2022 елның 31 августында имзаланган килешү кысаларында  электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын аерым туплау, җыю һәм утильләштерүне оештыруда циркуляр икътисад принципларын кертүгә юнәлдерелгән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик хәйрия программасы дәвам итә.

Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Табигатьтән рациональ файдалану фонды тарафыннан республика бюджет учреждениеләренең, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының меңнән артык гаризасы каралган, 25 торак пункттан 363 оешмадан шундый калдыкларны җыю һәм утильләштерүгә чыгару өчен 11 тапкыр урынга чыгу оештырылган.

Программа кысаларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, бюджет учреждениеләре (шул исәптән социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һ. б.) һәм Татарстан Республикасы халкы мондый калдыкларны бушлай утильләштерә.

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2023 елда калдыкларны аерым җыю системасын үстерүгә зур өлеш керткән учреждениеләр билгеләнәчәк, шулай ук Табигатьтән рациональ файдалану фонды тарафыннан ведомство бүләкләре һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк иң актив һәм экологик юнәлешле оешмалар рейтингы төзеләчәк.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, бизнеска ярдәм итү чарасы буларак, Табигатьтән рациональ файдалану фонды хәзерге вакытта программада шулай ук коммерция оешмаларында катнашуны күздә тота, алар өчен мондый калдыкларны утильләштерү бәясе 1 метр кубик өчен 1 тиен тәшкил итә.

Бушлай утильләштерүгә түбәндәгеләр кабул ителә:

- компьютер һәм офис техникасы,

- көнкүреш техникасы,

- электр коралы,

- фәнни һәм медицина техникасы,

- телефоннар һәм шәхси гаджетлар,

- запас өлешләр һәм аксессуарлар,

- аерым җыелган басма техникасы картриджлары,

- суыткычлар, кондиционерлар.

Утильләштерүгә кабул ителми:

- радиация билгесе булган җиһазлар,

- люминесцент лампалар,

- батареялар.

Программада катнашу тәртибе:

Сезнең оешманы Фонд сайтында теркәргә кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/#register.

Сораулар туганда, тулырак мәгълүматны https://eko-fond.ru/ сайтында,  шулай ук Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника»  программасы кураторы Ольга Федченкодан (электрон адресы: tatarstan@eco-fond.ru) белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International