Татарстан Республикасында Россия Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин (https://xn--80adbm1cg.xn--p1ai/).
♦ «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
- телефон аша юрист консультациясен алу;
- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү;
- Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына турыдан-туры кабул итүгә язылу;
- иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.
Порталдан теләсә кайсы гражданин бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак.
♦ Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
1. Порталның шәхси кабинетында Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә (https://www.gosuslugi.ru/).
2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать итү» төймәсенә басарга.
3. Алга таба шәхси мәгълүматны үз хәлегезгә карап тутырыгыз.
1 адым – бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ташламалы категорияне сайлау.
2 адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән аралашуның кирәкле форматын күрсәтергә һәм кабул итүгә язылырга.
► QR-кодны сканерлагыз, һәм ул Сезне «Вправе.рф» порталына җибәрәчәк.